news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда 1 ноябрьдә яңгырлы һава торышы фаразлый

Татарстанда 1 ноябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан фаразлана.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 4-9 метр, ә көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +3 градустан -2 градуска кадәр тәшкил итә, көндез +2...+7 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot