news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда -1 градус салкын булачагын кисәтте

10 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр суытачак. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада болытлы һава торышы саклана. Фаразларга караганда, төбәкнең күпчелек өлешендә атмосфера фронты йогынтысында яңгырлар явачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot