news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу турында кисәтә

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда кабат һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

10 ноябрьдә кичен, 11 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килә.

Бүген кичкә Татарстанда температура фоны +1..+4 градустан 0..-3 градуска кадәр төшә. Төнлә, синоптикларның якынча мәгълүматларына караганда, төбәктә һава температурасы -1..-6 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100