news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстан халкын якындагы тәүлектә томан булуы турында кисәтә

29 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аша чыкканда игътибарлы булырга, машина юллары аша чыкканда мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга кирәк, дип искәртәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot