news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә

Республикада урыны белән күз күреме начарлану, өермәле көчле җил һәм буран көтелә.

Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә.

Иртәгә, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран фаразлана.

"Татар-информ" буран чыкканга, Казан-Ульяновск трассасында автобуслар хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot