news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында һава торышының начарлануы көтелә.

Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә
архив

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 8-9 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Шулай ук дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.


news_right_1
news_right_2
news_bot