news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар шимбә көнне яшенле яңгыр, боз һәм томан турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар шимбә көнне яшенле яңгыр, боз һәм томан турында кисәтә

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 17 августта Татарстан территориясендә дымлы һәм җылы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Боз явуы ихтимал.

Моннна тыш, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 14 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 24-29 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot