news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар шимбә көнне Татарстанда җил һәм яшенле яңгыр хакында кисәтте

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар шимбә көнне Татарстанда җил һәм яшенле яңгыр хакында кисәтте
Татар-информ архивы

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 августта, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бүген республикада томан төшәчәге һәм яшенле яңгыр явачагы хәбәр ителгән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100