Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар салкын һава торышының Татарстанда никадәр озак сакланачагын әйтте
Якын көннәрдә Татарстан циклонның тыл өлешендә урнашачак, шул сәбәпле төбәктә салкын һава торышы саклана, көнчыгыш районнарда вакыт-вакыт яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Бүген төнлә республика көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр ява. Һава температурасы +7 градустан +12 градуска кадәр була. Циклон чигенүе һәм атмосфера басымы артуы белән, көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы +17..+22 була.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе урыны белән, бигрәк тә республиканың көнчыгышында, яңгыр көтелә. Температура фоны үзгәрмәячәк – төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +8..+13, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, җомга һәм шимбә безнең төбәк элеккечә түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында була. Төрле дәрәҗәдәге көчле яңгырлар явып узачак, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез термометр баганасы +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз