news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар: Россиянең Европа өлешендәге бөтен төбәкләрдә әбиләр чуагы булачак

Синоптиклар: Россиянең Европа өлешендәге бөтен төбәкләрдә әбиләр чуагы булачак
Фото: © «Татар-информ»

Быел әбиләр чуагы Россиянең Европа өлешендәге барлык төбәкләргә киләчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде. ТАСС шул хакта яза.

«Россиянең бөтен Европа территориясендә әбиләр чуагы фаразлана, шул исәптән Идел буе федераль округында да», - диде ул.

Җылы һава торышы башланыр алдыннан Россиядә яшәүчеләргә «туңып алырга» туры киләчәк, диде белгеч.

«Россиясенең Европа өлешендәге бөтен территориядә явым-төшем чоры да һәм әбиләр чуагы да була. Әмма төгәл көннәрне якынча өч тәүлек эчендә фаразларга мөмкин», - дип йомгаклады ул.

Казан федераль университеты профессоры сөйләвенчә, Татарстанда әбиләр чуагы сентябрьнең икенче декадасыннан да иртәрәк булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100