Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Россиядә җәйнең җылы булуын фаразлый
Җәй көне Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы нормадан бер-ике градуска артып китәчәк.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Җәй көне Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы нормадан бер-ике градуска артып китәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Җәй җылы булачак», - диде URA.RU агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
Метеорологларда фараз картасын бизәү гадәте бар: температура шактый артык булганда кызыл төс, бераз артык булса - алсу, тискәре тайпылышлар — зәңгәр һәм күк төсе белән билгеләнә.
Тишковец сүзләренчә, июнь һәм август айларында явым-төшем норма чикләрендә булачак, әмма июль коры көтелә. Ул быел җәй һава торышының үзәк Россиядә ял итү өчен искиткеч яхшы булачагын, моннан тыш мул уңыш алу өчен әйбәт буласын әйтте.
Элегрәк Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд салкын җәй көтелмәвен, апрельдән сентябрьгә кадәр уртача температура нормадан югарырак булачагын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз