news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар пәнҗешәмбе көнне +34 градус эссе һәм яшен буласын, боз явачагын фаразлый

Иртәгә, 27 июльдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез дә, кичен дә аерым районнарда яшен булачак, урыны белән боз явачак.

Җилнең тизлеге көньяк-көнбатыш, көнбатыштан 6-11 м/с булачак, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 16 -21 м/с кадәр көчәя. Киләсе төндә һава температурасы +15..+20 градус җылы, иртәгә көндез +29..+34 градуска кадәр эссе булачак.

Казанда, ТР Гидрометеорология үзәге фаразынча, шулай ук алдагы тәүлектә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез дә, кичен дә аерым районнарда яшен яшьнәячәк. Тизлеге 6-11 м/с булган җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 16- 21 м/с була. Һава төнге сәгатьләрдә +18..+20 градуска кадәр, иртәгә көндез +33 градуска кадәр күтәрелә.

Җомга, 28 июльдә, республикада да яшенле яңгырлар һәм эсселек көтелә - һава температурасы +31..+36 градуска кадәр менәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100