news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда томан һәм яшен булачак

Җомга көнне, 13 майда, Татарстан территориясендә томан, яшен һәм көчле җил көтелә.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге кисәтүендә язылганча, республикада төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

Шулай ук төнлә һәм көндез Татарстанда яшен яшьнәве ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, төнлә һәм көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә минималь температура 2-7 градустан югарырак булачак. Көндез һава температурасының +11°..+16° булуы фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot