news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар көчле җил, томан һәм яшен турында кисәтте

Бүген кич, шулай ук төнлә һәм 19 июль иртәсендә Татарстанда һава шартларының начараюы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

18 июль кичендә республикада көчле җил белән яшен фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Җомга көнне төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot