news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар киләсе атнада Татарстанда бераз салкынайтачагын әйтте

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрә. Эссе һәм аз болытлы циклон урынына республикага Россиянең үзәк өлешеннән атмосфера фронты киләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Иртәгә республикада яшен һәм көчле җил көтелә.

Явым-төшем ял көннәрендә дә фаразлана. 27 һәм 28 майда республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм җилле, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +29 градуска кадәр, ә көнчыгышта +32 градус тәшкил итәчәк.

Фаразланганча, яңа атна башында бераз салкынайта: төнлә +11..+16 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +21..+26 градуска кадәр була. Яшенле яңгыр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot