news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар киләсе атнада Татарстанда -37 градуска кадәр суык булачагын фаразлый

Атна ахырына Татарстанда суыта, әмма киләсе атнада температура төшүен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, һава торышы аз болытлы төньяк антициклонга күчүгә бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Иртәгә республикада төнлә һәм иртән -11..-16 градус, урыны белән -19..-24 градуска кадәр суык булачак. Көндез термометр баганалары -8..-13 градус, Татарстан Республикасы көнбатышында -17.. -22 градуска кадәр күрсәтер. Уртача күләмдә кар явачак, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Гомумән алганда, 11 гыйнварга кадәр һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булачак.

Киләсе атнада 7-10 гыйнвар көннәрендә төнге температура -25..-32 градус тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда -37 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -23.. -28 градуска кадәр суык булачагы фаразлана. Явым-төшем күп күләмдә булмаячак.

Аномаль салкыннар аркасында республикада шторм кисәтүе кертелүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100