news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Татарстан синоптиклары алдагы берничә көнгә һава торышы фаразларын җиткерде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе көне явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Һава температурасы төнлә -4 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин, көндез исә +11..+16 градуска кадәр җылыта. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк.

Сишәмбе дә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә.

Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100