news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар киләсе атна башында +2 градуска кадәр җылытачагын әйтте

Атна ахырына Татарстанда сизелерлек җылыта, ә дүшәмбе көнне республикада плюс тамагалы температура көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең яңа фаразында хәбәр ителә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар көнендә һава торышының җитди бозылуы фаразлана: күп кар явачак, буран булачак һәм юлларга кар салачак. Төнлә температура -23 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Ләкин, 24 февральдә, югары басым тәэсирендә, явым-төшем туктый диярлек. Төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында кар һәм буран булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -18..-23 градуска кадәр, көндез -9.. -14 градус күрсәтәчәк.

Шимбә көнне һава торышы кабат үзгәрә: көчле җилнең тизлеге кайвакыт 17 м/с булырга мөмкин, буран фаразлана, кар явачак. Төнлә -11.. -16 градус, көндез -2.. -7 градуска кадәр булачак. Юлларда буран һәм кар боткасы көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, якшәмбе, 26 февральдә, һава торышына көньяк-көнбатыштан күчкән циклон йогынты ясаячак. Кар һәм җепшек кар, буран һәм көчле җил кебек күп явым-төшем фаразлана, шулай ук урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Температура фоны сизелерлек күтәрелә һәм төнлә -3...-8 градус, көндез 0 градус тирәсе тәшкил итәчәк», –  ди синоптиклар.

Дүшәмбе көнне тагын да җылыта: төнлә 0..-5 градус, көндез 0..+2 градуска кадәр. Явым-төшем һәм көчле җил булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100