news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар казанлыларны буран чыгуы турында кисәтә

Чәршәмбе көн Татарстанда болытлы булачак.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 28 декабрьдә Татарстанда һәм башкалада болытлы һава һәм урыны белән бераз буран көтелә, ,дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Юлларда бозлавык саклана.

Киләсе төндә Казанда минималь һава температурасы 4-6 градус салкын булыр дип фаразлана. Җил көньяктан, уртача. Максималь һава температурасы көндез 1-3 градус салкынлыкта булачак, җил тизлеге уртача.

Чәршәмбе тулаем Татарстан буенча, көн болытлы булачак. Урыны белән җил көньяктан, уртача. Төнлә минималь һава температурасы 4-9 градус салкын булачак. Көндез 1-6 градус салкынлык көтелә.

29 декабрьдә төнлә һәм көндез урыны белән республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә минималь һава температурасы 4-9 градус салкын, көнбатыш районнарда 12 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез максималь һава температурасы 2-7 градус салкынны күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100