news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Казанда томан төшәчәген фаразлый

Татарстан буенча томан урыны белән төнлә дә, һәм көндез дә булыр дип көтелә.

Синоптиклар Казанда томан төшәчәген фаразлый
Рамиль Гали

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе бүген һава шартлары бозылу турында кисәтү таратты.

Иртәгә Казанда төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу вакытта күз күреме 500 метрга һәм аннан да азрак булачак, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.

Татарстан буенча томан урыны белән төнлә дә, көндез дә фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot