news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Казанда салкыннар һәм көчле җил фаразлый

Ял көннәрендә Татарстанның көнчыгыш районнарында һава температурасы минус 16 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптиклар Казанда салкыннар һәм көчле җил фаразлый
Рамиль Гали

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). Казанда 16 декабрьдә синоптиклар кар һәм буран фаразлый. Көньяктан көчле җил (16 м/с) исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә Татарстан башкаласында һава температурасы минус 7-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез Казанда 4-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Татарстан буенча төнлә 16 декабрьдә урыны белән кар, буран көтелә. Көньяктан көчле җил (18 м/с) исәчәк. Һаваның минималь температурасы минус 5-10 градус булачак, ТР көнчыгышында – минус 15 градуска кадәр. Көндез максималь температура – минус 2-7 градус, көнчыгыш районнарда минус 10 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

17 декабрьдә республика территориясендә һава шартлары үзгәрмәячәк. Көньяктан салмак, урыны белән көчле (15-20 м/с) җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы – минус 6-11 градус, көнчыгышта 16 градус булачак. Көндез максималь температура – минус 4- 9 градус, көнчыгышта минус 12 градус булачак. Юлларда бозлавык булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot