news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Казанда атна ахырына эсселек кимиячәген фаразлый

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласында 25-26 градус җылы була.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу атна ахырына Казанда эсселек кимүе көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Июньдә һава торышы нормадан 8-9 градуска югарырак булды. Якындагы декадада ул нормадан өч-дүрт градуска югарырак булачак. Бу ялларда Казанда һава торышы экстремаль эссе булмый. Моннан тыш, урыны белән явым-төшем көтелә», - диде ул.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласында 25-26 градуска кадәр җылы көтелә. Нормада хәзер шәһәрдә уртача тәүлеклек температура 20 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул якындагы ял көннәрендә ике градуска югарырак була. Әмма бу ара кыска булачак һәм якынча 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары Татарстан башкаласына янә эсселек кайта.

«Хәзер без түбән басымлы иңкүлек йогынтысында торабыз. Безгә яңгырлар алып килә торган атмосфера фронтлары агыла. Бер атнадан чираттагы антициклон йогынтысына эләгәбез. Температуралар алышыну дулкын белән барачак», - диде КФУ профессоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot