news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар карсыз салкын һава торышының зыяны турында сөйләде

Метеорологлар үсемлекләрне чыршы ботаклары белән капларга, пычкы чүбе сибәргә яки махсус материал белән төрергә киңәш итә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Явым-төшемсез коры арктик һава керүе, Россиянең Европа өлешендә температураны кискен киметә. Бу үсемлекләргә куркыныч яный дигән сүз. Бу турыда «Метеовести» порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Фобос» үзәге белгечләре сүзләренчә, кар катламы булмау сәбәпле, салкыннар аеруча куркыныч.

Арктик һава үтеп керү нәтиҗәсендә температура режимы нормадан дүрт градуска диярлек түбәнрәк. Мәскәүдә соңгы карсыз салкын һава торышы 2014 елда күзәтелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100