news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлый

26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда иртәгә һәм атнаның беренче көнендә әллә ни үзгәреш сизелми.

26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә. Уртача тизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Һавның минималь температурасы төнлә: -1..-6 градус булачак.

Көндез максималь һава температурасы: -2..+3 градуска күтәрелә. Юлларда бозлавык.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 26 мартта төнлә һәм көндез урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1000 метрга кадәр кимүе көтелә. Көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә көчле җил саклана.

Атнаның беренче көнендә – 27 мартта, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез күпчелек районнарда карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлана. Җил уртача тизлектә, урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Минималь һава температурасы төнлә -2..-7, көндез максималь температура -2..+3 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100