Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелүе турында кисәтә
Күз күреме 500 метрга һәм аннан да азрак булып, урыны белән буран күзәтелә.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 3 декабрьдә, көндез, республика территориясендә актив фронталь агым нәтиҗәсендә кар, җепшек кар, урыны белән бозлы яңгыр көтелә.
Күз күреме 500 метрга һәм аннан да азрак булып булып, урыны белән буран күзәтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, юлларда бозлавык хасил булу ихтималы зур, ди синоптиклар. Бүген көндез максималь һава температурасы -3..+2 градус булачак.
Иртәгә, 4 декабрьдә, җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Юлларда бозлавык, аерым районнарда кар көртләре көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз