news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар көн дәвамында һава торышының бозылу ихтималын җиткерә

25 мартта көндез урыны кыска вакытлы буран, җепшек кар булу сәбәпле, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Һава торышының көйсезләнү ихтималы кичке сәгать 6га кадәр саклана.

Татарстанда 25 мартта көндез кыска вакытлы буран чыгу ихтималы бар, җепшек кар явачак. Буран вакытында күз күреме урыны белән 1000 метрдан да кимрәк булачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил (Казанда секундына 15 метр тизлектә) көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Республика буенча көндезге һава температурасы 3-5 градус җылы булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot