Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар көчле җил турында кисәтә
Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 29 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, казанлыларны салкын, әмма коры һава торышы көтәчәк.
География фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән Казанда һава торышы җайга салына башлый. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз