news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар: Июнь башында һава торышы климат нормасыннан салкынрак булыр

Татарстан синоптиклары июньнең беренче декадасында һава торышы климат нормасыннан салкынрак булачак, дип саный. Фаразларга караганда, алдагы 10 көндә уртача температура 15-16 градус тирәсе көтелә.

«2022 елның 1-10 июнендә һава температурасы климатик нормадан (Татарстан буенча норма +16,2˚, Казанда +16,7˚) 0,5 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә», – диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Элегрәк бу атнада Татарстанда һава температурасының +27 градуска кадәр күтәреләчәге турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot