news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар: Июнь аенда Татарстанда температура нормадан ярты градуска югарырак булачак

Июньдә Татарстанда, Казанны да кертеп, уртача айлык температура климатик нормадан ярты градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада июнь ае өчен климатик норма +17,8, ә Казанда +18,3 градуска тигез, дип искәртә метеорологлар.

Шул ук вакытта, айлык явым-төшем күләме климатик нормага (Татарстанда ул – 60, Казанда 57 миллиметр тәшкил итә) якын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot