Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар: Идел буена аномаль җылылыкны Африкадан тропик һава алып килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буенда, урнашкан аномаль җылы һава торышын Африкадан тропик һава алып килгән. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Һава массалары көньяктан: Урта диңгездән, Африкадан, Атлантиканың субэкваториаль районнарыннан килә <...> шуңа күрә тропик һава – арттыру түгел, бу хәзерге вакытта чыннан да нәкъ шулай», — дип ассызыклады метеоролог. Ул хәзер күзәтелгән һава торышын «аномаль процесс» дип атады.
«Бу җылылык илнең Европа өлешендәге зур территориядә урнаша, шуңа күрә Үзәк Россиядә дә, Идел буенда да температура рекордлары булачак», - дип ачыклык кертте Вильфанд.
Бүген көндез Татарстанда +1..+3 градус, томан, җепшек кар һәм бозлавык көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, аномаль җылылык республикада ял көннәренә кадәр саклана — «температура фоны атна буе нормадан 10 градуска һәм аннан да күбрәккә югары була».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз