Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар февральдә кояшлы көннәр саны нормадан азрак булыр дип фаразлый
Кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә февраль ае, гыйнвар белән чагыштырганда, кояшлырак булачак.
Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фикеренчә, кояшлы көннәрнең саны нормадан барыбер түбәнрәк булыр. Бу хакта РИА Новости яза.
«Норма турында әйтсәк, февраль ае бик якты булыр дип фаразланмый», — ди белгеч.
Аның әйтүенчә, кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак. ди белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз