Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Февраль башында Россиядә җылы һава торышы булыр дип фаразлый
Уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Февраль башы Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Февраль башында уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак», — диде ул.
Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз