news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар фаразы: Җәйге температуралар күтәреләчәк

Интенсив эссе чор елдан-ел арта гына барачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

Белгеч әйткәнчә, елның җылы вакытында температура нормадан биш градуска артса һәм биш көннән артык шулай дәвам итсә – бу бик куркыныч хәл.

«Шул ук вакытта, төрле тикшеренүләргә караганда, нәтиҗә бер генә: җәйге температуралар артачак, бигрәк тә интенсив эссе вакыты артачак», – диде Вильфанд.

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе сүзләренчә, җылыту аркасында куркыныч күренешләр саны да арткан. Федераль хезмәтләр мәгълүматына караганда, чирек гасыр эчендә мондый күренешләр ике тапкырга арткан. Өстәвенә, арту темплары дәвам итәчәк, дип саный метеоролог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100