news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар эш көннәренең яңгырлы, ә ялларның җылы һәм явым-төшемсез буласын фаразлый

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәргә атналык һава торышы фаразын әзерләде. Аннан күренгәнчә, эш көннәрендә республика территориясендә яңгырлар явачак, әмма алар ял көннәренә туктый.

Сишәмбегә төнлә, 21 июньдә, Татарстанда бераз яңгыр явыр. Көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнге температура – +8°С..+13°С, көндезен +19°С..+24°С көтелә.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә метеорологлар янә яшенле кыска вакытлы яңгырлар буласын фаразлый. Бу көннәрдә республика өстендә атмосфера фронтлары узачак.

21 июньдә көндез термометрлар +21..+26 градус, 22 һәм 23 июньдә +23°.. +28° градус җылылык күрсәтер.

Фаразлар буенча, шимбә һәм якшәмбе явым-төшем көтелми. Шимбә көндезге температура +19°.. +24° градус булачак. Якшәмбе көнгә +21..+26 градус җылылык фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100