news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде

Яңа елга каршы төнге һава температурасы аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк.

Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде
Рамиль Гали

(Казан, 29 декабрь, «Татар- информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде.

30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән температура -2 градус булса, көндез иң югары температура +2 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

31 декабрьдә алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә. Төнлә минималь температура -4..-9 градус булса, аязганда -13 градуска кадәр җитә, көндез -2..-7 градус булачак. Юлларда бозлавык.

Яңа елга каршы төндә урыны белән кар явачак, минималь температура -5..-10, аязганда -14 градуска кадәр салкын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot