Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 25 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кичен урыны белән, нигездә, төбәкнең көньягы һәм көнчыгышында кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Казанда исә бераз яңгыр яварга мөмкин.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Яшен вакытында аның тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда һава температурасы төнлә +13..+18 градус (республика башкаласында +16..+18) тәшкил итә. Көндезге сәгатьләрдә һава +26..+31 градуска (Казанда +28..+30) кадәр җылына.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз