Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар быелгы кыш җылы булыр дип фаразлый
Иртәгә Татарстанда урыны белән карлы яңгыр явачак.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары, Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, киләсе кышка фараз бирде. Мәгълүмат оешма сайтында урнаштырылган.
Илнең бөтен территориясендә ярты ел дәвамындагы салкын вакыт — октябрьдән мартка кадәр — уртача күпьеллык күрсәткечләр тирәсендә яки алардан югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта тулаем алганда, 67 — 69 процент чынга ашу ихтималы белән, белгечләр тарафыннан эшләнгән климатик мәгълүматтан билгеле булды.
Татарстанда шулай ук температураларның көтелмәгән сикереше көтелми: синоптиклар бу чор дәвамында температура фоны нормага якын булачак, дип саный.
- Иртәгә Татарстан территориясендә урыны белән юеш карлы яңгыр явачак, дип фаразлый синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз