news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар быелгы җәй тарихта иң эссе җәй булыр дип фаразлый

Синоптиклар быелгы җәй тарихта иң эссе җәй булыр дип фаразлый
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Синоптиклар фаразлавынча, 2024 елның җәе тарихта иң эссе җәй булачак. «Рекордлы температуралар»ның сәбәбе – җылы «Эль-Ниньо» күренешенең йогынтысы, ягъни температура Тын океанның экваториаль өлешендә үзгәрәчәк. Шунысы кызык, Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда эссе булыр дип көтелә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Әйтик, июньдә үк Россиянең күп кенә төбәкләрендә һава температурасы нормадан 7 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Кайбер шәһәрләрдә +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә.

Моның нәтиҗәсе буларак, 2024 елда явым-төшемнәр күп күзәтелгән районнарда корылык булырга мөмкин, ә корылык хөкем сөргән урыннарда дымлы һава торышы «хакимлек итүе» ихтимал.

Шул ук вакытта, синоптиклар аномаль эсселек сәбәпле янгын очракларының арту куркынычы турында да кисәтте. Бозлыклар эрү аркасында көчле давыллар күзәтелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100