news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар бозлавык турында кисәтте

Синоптиклар бозлавык турында кисәтте
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республиканың күпчелек территориясендә бозлавык булачак.

Синоптиклар бүген төбәк территориясендә кар явуы һәм -5...-10 градус булуы турында хәбәр иткән иде. Кайбер урыннарда йомшак бураннар булуы ихтимал.

Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, атна башында Татарстан кабат атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Температура фонының акрынлап күтәрелүе дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot