news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

18 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил булыр дип фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе республика халкын бик сак булырга чакыра.

Машина йөртүчеләргә дистанцияне сакларга, кискен маневрлар ясамаска һәм күрү сәләте начарланганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннары аша мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot