Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар әбиләр чуагының соңгы көнен әйтте
14 сентябрьне әбиләр чуагының соңгы көне дип атарга була.
(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Якшәмбе көннән Татарстанда салкын җилле һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстан территориясендә тыныч, җылы һәм коры һава торышын билгели торган киң антициклон үз урынын Атлантик циклоннарга бирәчәк. Якшәмбе көнне һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.
Шимбә, 14 сентябрьне, әбиләр чуагының соңгы көне дип атарга була. Республикада җылы җәйге һава торышы +21...+26° градуска кадәр булачак. Төнлә явым-төшем күзәтелми, аяз булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал.
15 нче сентябрьдә яңгыр көтелә, урыны белән яшен һәм кыска вакытлы җил көчәергә мөмкин. Төнлә температура +7. .+12°, көндез +13..+18° булачак. Дүшәмбе көнне, 16 сентябрьдә, шулай ук көчле җил сакланачак, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8°, көндез максималь температура +12 ° .+17° булуы көтелә.
Алга таба, синоптикларның алдан фаразлавы буенча, Татарстанда салкын җилле һава торышы саклана, вакыты белән яңгырлар явачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз