news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар һава шартлары начарланачак дип кисәтә

Иртәгә республикада яшенле яңгыр явуы көтелә

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Казанда температура 17-20 градус җылы, ә республика буенча температура 17-25 градус тәшкил итәчәк.
19 майга каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә. Температура 10–15 градуска кадәр җылы булачак, ә төньяк районнарда 4-9 градус кына, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.
Татарстан синоптиклары республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарланачак дип кисәтә. 17 майда кич, төнлә һәм 18 майда көндез Татарстанда яшен һәм төняк –көнчыгыштан 15-20 м/с тизлегендә җил булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot