Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар атна ахырына яңгыр фаразлый, бераз салкынайта
Сишәмбедән шимбәгә кадәр Татарстанда яңгырлар дәвам итәчәк. Бу көннәрдә һава температурасы 22-27 градус тирәсендә калачак, атна ахырына бераз салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышына күзәтүендә күренә.
«Татар-информ» иртәгә республика территориясендә яңгыр һәм көчле җил булу ихтималын хәбәр иткән иде. Термометр баганалары көндез +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Киләсе ике көндә, 4 һәм 5 майда, төбәк җылы һава массасында урнашачак. Төнлә 6-12 градус, ә көндез 20-26 градус җылы була. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразы буенча, шимбә көнне, 6 майда, төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы көндез +17дән +22 градуска кадәр күзәтелә»,-дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз