news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар: Апрель башында Татарстанда +13 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар: Апрель башында Татарстанда +13 градуска кадәр җылытачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда апрель башында һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фаразда белдерелә.

Иртәгә, 29 мартта, көньяк циклон көнчыгышка киткәннән соң Татарстанда һава торышын чираттагы антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә һәм көннең беренче яртысында томан төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә: төнлә -4..-9 градус, көндез +1..+6 градус.

Шимбә, 30 мартта, күпләп явым-төшем фаразланмый. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус, ә аязганда -6..-11 градус фаразлана. Көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төбәктә урыны белән бераз явым-төшем, күпчелек очракта яңгыр көтелә. Һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 31 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты уза, шул сәбәпле, бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы -1..+3 градус, көндез +3..+8 градус.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында республика кабат антициклон йогынтысында була. Ул җылы һава массасы алып киләчәк. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы акрынлап күтәрелә башлый. Төнлә ул 0..+5 градус, дүшәмбе, 1 апрельдә, көндез +6..+11 градус, сишәмбе, 2 апрельдә +8..+13 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100