news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар алдагы тәүлектә Татарстан халкын яшенле яңгыр турында кисәтте

Алдагы тәүлектә Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Бу уңайдан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Яшен вакытында бинадан чыкмавың хәерле. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Йортлардагы барлык тәрәзәләрне яхшылап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшеп китү ихтималы булган әйберләрне алырга киңәш ителә. Торак йорт яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торуың хәерле.

Әгәр велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләксәгез, хәрәкәт итүдән туктап, транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнен көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә дә кирәкми, чөнки электроника эшенә хилафлык килергә мөмкин. Бу очракта туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.

Әгәр яшенле яңгыр вакытында ачык урында калсагыз, чокырлырак урында җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч.

Машина йөртүчеләргә юлларда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot