news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар алдагы көннәрдә дә көчле кар яву фаразлый

Казанда кичке сәгатьләрдә транспорт тоткарлыгы 9 баллга җиткән.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Үткән тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 6 мең 300 тоннан артык кар чыгарылган. Татарстан урамнарын чистарту өчен 587 махсус техника берәмлеге һәм 758 тонн бозлавыкка каршы материал файдаланылган. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә 14-19 февраль көннәрендә республика төньяк атлантик циклон һәм аның фронталь бүлекләренең актив йогынтысына биреләчәк. Шуңа бәйле һава торышы бозылачак, күз күреме кими, көчле җил исә. Синоптиклар әйтүенчә, шушы аралыкта республикада бер айлык явым-төшем нормасының яртысы төшәчәк.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм булдыра алганча юлга шәхси транспортта чыгудан баш тартырга киңәш итә.

“Яндекс. Пробки” хезмәте мәгълүматларына караганда, Казанда юлларында кичке сәгатьләрдә транспорт тоткарлыгы 9 баллга җиткән. Иң зур тоткарлык Профсоюз урамында Чернышевский урамы киселешеннән Пушкин урамы белән киселешкә кадәр дәвам итә. Пушкина урамында хәрәкәт ике юнәлештә дә авыр бара.

Киләсе тәүлектә юлларны чистартуга 590 махсус техника эшкә җигеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100