news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар 37 градус эсселек турында кисәтә

Синоптиклар әйтүенчә, аномаль эсселек көн ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Киләсе сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 37 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Синоптиклар әйтүенчә, аномаль эсселек көн ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Алдарак билгеле булганча, аномаль эссе һава торышы һәм урман янгыннарының югары куркынычы аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot