Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар 35 градус эсселек, яшен һәм боз яву турында кисәтте
Бүген көндез Татарстанда һава температурасы +30..+35 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз яварга мөмкин, шулай ук яшен көтелә.
Җил секундына 5-10 метр тизлектә исә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин, ә яшен вакытында 20 метрга кадәр фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз