news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар 23 февральдә һава торышы начарлануы турында кисәтте

Татарстанда салкыннар булачак, атна уртасында һәм азагында республикага көчле явым-төшем, җил һәм буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 21 февральдә, Татарстанда бераз кар фаразлана. Төнлә һава температурасы -10..-15 градус, урыны белән -19 градус, ә көндез -4..-9 градус булачак.

Киләсе ике көндә кар, урыны белән буран булырга мөмкин. 23 февральдә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 22 февральдә һава температурасы -10..-15 градус, ә көндез – -5..-10 градус. 23 февральдә көндез һава температурасы -10 градустан артмаячак, ә төнлә аязганда -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Әмма явым-төшем икенче көнне үк туктаячак. Һава температурасы төнлә -19..-24 градус, ә көндез -10..-15 градус фаразлана.

«25 февральдә һава торышы кабат үзгәрәчәк. Чираттагы көнбатыш циклон һәм аның атмофера фронтлары якынаю белән республиканың көнбатыш районнарыннан башлап кар, буран һәм көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -12..-17 градус, аязганда -22 градус фаразлана, ә көндез -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, диелгән синоптикларның якынча фаразларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100