news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда октябрь һәм февраль нормадан җылырак булыр дип фаразлый

Синоптиклар Татарстанда октябрь һәм февраль нормадан җылырак булыр дип фаразлый
Фото: © "Татар-информ"

Агымдагы елның октябрь һәм киләсе елның февраль айларында Татарстанда температура климат нормасыннан югарырак булачак. Алдагы ягып җылыту чорына Татарстан Гидрометеорология үзәге шундый фараз бирә.

Аерым алганда, октябрьдә республикада айлык уртача температура нормадан югарырак +4,9 градус, февральдә дә нормадан югарырак -10,7 градус булыр дип фаразлана.

Шул ук вакытта төбәктә айлык уртача температура ноябрьдә (-2,7 градус), декабрьдә (-8,9 градус), гыйнварда (-10,9) һәм мартта (-4,2 градус) нормага туры киләчәк.

Синоптиклар әлеге фаразны Россия Гидрометеорология үзәгендә ясалган дип аңлата. Салкын чорда аңа айлык, ункөнлек һәм кыска вакытлы һава торышы фаразы белән төгәллек кертеләчәк һәм тулыландырылачак, ди метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100